Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә яшәүче ике кызга «ТР атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Ике якташыбыз да тимер юлда эшлиләр.


ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде:


Гусор Екатерина Александровнага - Әгерҗе тимер юл станциясенең поезд мәгълүматын һәм күчереп йөртү документларын эшкәртү буенча өлкән операторга - Хәрәкәт белән идарә итү буенча Горький дирекциясенең структур бүлекчәсенә - «Россия тимер юллары» ААҖ филиалына;

Мусина Альфира Рафаиловна - Әгерҗе тимер юл станциясенең хезмәтне оештыру һәм нормаларга салу буенча әйдәп баручы инженеры - Хәрәкәт белән идарә итү буенча Горький дирекциясенең структур бүлекчәсе - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International