Район хакимиятендә тантаналы бүләкләү узды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Ленар Нургаянов алдынгыларга рәхмәт белдерде.

Бүген хакимиятнең актлар залында "Эшлекле сишәмбе" узды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә барышында тантаналы бүләкләү булды.

Җиңүгә ихтыяр көче һәм югары спорт казанышлары өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тайганов Самат бүләкләнә

талантлы спорт яшьләрен лаеклы әзерләгән һәм Әгерҗе муниципаль районында “Көрәш” үсешенә зур өлеш керткән өчен Шәрәфетдинов Рамил Миннезөфәр улы - спорт мәктәбенең “Көрәш” тренеры


Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Таттелеком” гавами акционер җәмгыяте филиалының Әгерҗе районы электр элемтәсе үзәгендә эшләүче Әгерҗе районы электр элемтәсе узелы җитәкчесе Галиуллина Резеда Рәшит кызы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә

Мәдәният үсешенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнә


Әшрәфҗанова Фәридә Сәлимҗановна - 2 нче мәктәпнең мәктәп музее җитәкчесе


Куклина Елена Николаевна - балалар сәнгать мәктәбенең сыйныф укытучысы


намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Таткультресурс үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рәхмәт хаты белән Гаврилов Олег Вениаминович - балалар сәнгать мәктәбенең ИЗО сыйныфы укытучысы.

«Ел тәрбиячесе - 2023» республика һөнәри конкурсының зона этабын оештырган һәм уздырган өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 8 нче балалар бакчасы мөдире Үтяева Наталья Рудольф кызы бүләкләнә


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән «Ел тәрбиячесе - 2023» республика һөнәри конкурсы финалында катнашкан, туган тел тәрбиячесе - 2023» номинациясендә иң яхшы тәрбиячеләр исемлегенә кергән Зәлиева Гөлнара Рафисовна бүләкләнә.

Агымдагы елның гыйнварында 3 укытучы Әгерҗе районы данын яклап, «Россиянең ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды. Конкурс сынауларын узу Әгерҗе районы педагогларына Татарстан Республикасының иң яхшы 20 укытучысына керергә мөмкинлек бирде


«Педагогик дебют» номинациясендә катнашучының таныклыгы Исәнбай урта мәктәбенең математика укытучысы Газизова Рәмис Рафис улына тапшырыла


«Ел укытучысы - 2023» номинациясендә катнашучының таныклыгы 3 нче мәктәпнең чит тел укытучысы Исмагилова Ольга Ивановнага тапшырыла

«Туган тел һәм әдәбият иң яхшы укытучысы» номинациясендә катнашучының таныклыгы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Расулева Эльмир Рәис кызына тапшырыла


Мәгариф идарәсе начальнигы Васили Гарәфетдин кызы Сафиуллина йөзендә методик хезмәт эше Әгерҗе муниципаль районы педагогларының конкурс хәрәкәтендә югары һөнәри эшчәнлекләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International