Әгерҗе районыннан 32 укучы «Алабуга» МИЗда булачак

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Экскурсия профориентация эшләре кысаларында уза.

Әгерҗе районыннан 32 укучы Алабугада зур экскурсиядә. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар һәм аларның педагоглары һөнәри юнәлеш бирү программасы буенча Алабуга политехника көллиятендә булдылар. Әгерҗедә, Иж-Бубый, Тирсә, Көчек, Кичкетаң мәктәпләре укучыларына сәламләү сүзе белән район мәгариф учреждениесе директоры Светлана Вильевна мөрәҗәгать итте.
Ул балаларны укыту шартлары, виртуаль лабораторияләр һәм дәресләр, конструкцияләр һәм программалар белән таныштырды.

Шулай ук укучылар «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, «Аурус» предприятиесендә, И.И.Шишкин ис. музейда булачаклар. Укучыларны башка педагоглардан тыш, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина озатып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International