Төп чараларны үткәрү нокталары буенча комиссия тикшерүе үткәрелде.
Әгерҗе районы җитәкчелеге 9 майга әзерләнүен дәвам итә. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов хәбәр итте.
"Төп чараларны уздыру нокталары буенча җәяүләп йөреп чыктык. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую, Үлемсез полк йөреше, техника парады, "Локомотив" стадионында Җиңү парады, велоузыш, спорт һәм мәдәни чаралар - программа бай булырга тиеш. Һичшиксез, бу көннең төп каһарманнары хөрмәтле ветераннар булырга тиеш. Без бөтен игътибарыбызны һәм кайгыртуыбызны аларга багышларга тиешбез!" - диде район җитәкчесе.