Әгерҗе кызы Гөлназ Рәшитова III Халыкара «Татар сүзе» бәйгесендә икенче урын алды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Котлыйбыз!

III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Быел конкурсны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергәлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.

Әгерҗе шәһәрендә туган, Казан педагогика көллияте студенты Рәшитова Гөлназ бу бәйгедә «Проза» номинациясендә икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International