Март аеның соңгы көннәрендә һәркайда – балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, Мәдәният йортларында, Әгерҗенең үзәк мәйданында язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Нәүрүз гөрләде.
Төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килүче әлеге бәйрәме 21 март – көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә. Фарсы теленнән ул “яңа көн“ дигәнне аңлата.
Нәүрүз – ул яз һәм дуслык бәйрәме дә. Шуңа күрә аны сагынып көтеп алалар һәм бу көнне олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ача.
Әгерҗедәге бәйрәм язгы ярминкә узган көнгә туры килде. Халык иртәнге сәгатьләрдә ярминкәдә кирәк-яраклар сатып алса, аннан соң бәйрәмгә кушылды. Төрле геройлар булып киенгән район Мәдәният сарае, Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, мәдәни мирас һәм район тарихы музее хезмәткәрләре халыкны җырлаттылар, биеттеләр. Көзнең Сөмбеләсе, кышның Кар кызы булган кебек, язның да төп кунагы – Нәүрүз гүзәле. Ул – җиһанны ямьгә төрүче, дөньяны яшеллеккө, кояш нурларына күмүче, җир йөзен җанландыручы гүзәл зат. Нәүрүз үз янына Кояш, чәчәкле Язны да дәшкән иде.
Алар, бәйрәмнең бизәге булып, шәһәр халкын һәм кунакларны кызыклы уеннарга дәштеләр. Кашыкка йомырка салып йөгерүдә, көянтә белән су ташуда, аркан тартышуда балалар белән бергә өлкәннәр дә сыналдылар. Һава торышы яңгырлы булса да, бәйрәмне ташлап беркем дә кайтып китмәде. Бу көнне һәркемне Нәүрүзнең мич коймагы, ботка белән дә сыйладылар.
Авылларда узган бәйрәмдә дә ачык һавада ботка, коймак пешерделәр, самавырларда чәй кайнаттылар. Төрле ярыш-уеннарда сыналганнарга бүләкләр дә тапшырылды. Иң ахырда барлык начарлыклар узсын, имин язлар килсен дигән теләкләр белән бәйрәмнең тагын бер символы булган карачкыны яндырдылар.