Уеннар ике көн дәвам итәчәк.
Бүген Әгерҗе футбол манежында Татарстан Республикасы Кубогына мини-футбол ярышлары старт алды. “Дивизион С” төркемендә 2014 елгы “Спутник 1” һәм “Спутник 2” 2015 елгы командалар (тренеры Алексей Колчин), “Локомотив” (тренеры Илдар Идиятов), Менделеевскидан “Химик”, “Олимп”, Минзәләдән “Иман” командалары уйный.
Яшь футболчыларны районның милли һәм яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча иҗтимагый советының даими комиссиясе җитәкчесе Александр Еникеев, район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге баш белгече Алена Беляева, спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков, ТР футбол федерациясе вәкиле, судья Ренат Садыйков сәламләде.
Беренчеләрдән булып “Спутник 1” һәм “Спутник 2” командалары старт алды. Безнең команда көндәшләрне 7:0 исәбе белән җиңде. Аннан Әгерҗедә “Локомотив” һәм Менделеевскида “Химик”ка чыктылар. Көндәшләр капкасына Локомотив ике туп керткән.
Уеннар ике көн дәвам итәчәк. Иртәгә җиңүчеләр билгеләнә һәм бүләкләү тантанасы узачак.