Шәһәрдә тирә-як территорияләрне чистарту бара.
1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башлана. Шәһәрнең башкарма комитеты шәһәр учреждениеләренә һәм предприятиеләренә территорияләр беркетелгән.
1 апрельне көтеп тормаска һәм хәзер үк үз территорияләребезне җыештырырга сорыйбыз. Традицион рәвештә, ике айлык чорда өмәләр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уза.
Шулай ук традицион рәвештә Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан «Эковесна2023»конкурсы үткәрелә. Конкурс алты номинация буенча узачак: иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, иң яхшы гаилә, Иң яхшы предприятие, иң яхшы ишегалды, Иң яхшы ММЧ.
Барыбызны да конкурста актив катнашырга чакырабыз. Материалларны социаль челтәрләрдә #Эковесна2023 хештегы белән урнаштырырга кирәк
Фотода: КФХ Хәлим.