Чакыртып алу кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк
1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башлана.
Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әгерҗе районыннан ашыгыч хезмәткә 34 кеше китәчәк.
Сүз уңаеннан, 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылучыларны исәпкә алуның яңа форматы файдаланылган: дәүләт хакимиятенең федераль, төбәк һәм муниципаль органнарыннан комиссариатларга электрон рәвештә мәгълүмат кергән, соңрак ул физик чыганакларда күрсәтелгән. Формалаштырылган мәгълүматлар базасы шул исәптән нигезләнмәгән чакыру очракларын булдырмас өчен актив кулланылачак дип көтелә.
Барлыгы Россиядә кораллы көчләргә 147 мең кеше туплау планлаштырыла.
Фото: архив.