Әгерҗе районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек төгәлләнеп килә

2023 елның 31 марты, җомга

Районда язгы кыр эшләренә старт биреләчәк.

Тиздән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы чор башланачак. Районда язгы кыр эшләренә старт биреләчәк.

Узган ел уҗымнарны тукландыру һәм күпьеллык үләннәрне кырларда бораулау 20 апрельдә башланган булса, быел, авыл хуҗалыгы белгечләре фикеренчә, кыр эшләре күпкә иртәрәк башланачак. Чөнки басуларда кар эреп беткән диярлек. Димәк, берничә көннән уҗымнарны тукландыру башланачак, чәчү кампаниясендә катнашачак тракторларның бер өлеше дымны ябуга чыгачак.

Шуңа күрә хәзерге вакытта эре хуҗалыкларда, шулай ук фермерларда сөрү һәм чәчү техникасын, прицеп агрегатларын әзерләүнең соңгы этабы бара. Аграрийлар запас частьләр сатып алалар, чәчү орлыклары һәм ашламалар әзерлиләр.

Шушы көннәрдә Гостерҗе районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Камил Гыймазов районның эре һәм фермер хуҗалыкларында техник тикшерү үткәрде. Ул шулай ук кыска вакыт эчендә булган кимчелекләрне бетерү бурычын куйды.

Агерҗе районында аграрийларга 22661 га мәйданда бөртекле культуралар, 4273 га азык культуралары, 2180 га техник культуралар чәчәргә туры киләчәк.бу җаваплы чорда «Нәүрүз» ширкәтендә 6853 гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планлаштырыла, «Тугызбуй» агрофирмасында – 3289, «Назар» да – 703, «Сарсак – Омга» да 300, фермер хуҗалыкларында 11516 гектар.

ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТНЫ 2023 ЕЛНЫҢ 31 МАРТЫНДАГЫ 12 НЧЕ САНЫНДА УКЫГЫЗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International