Видеотрансляцияне "Әгерҗе хәбәрләре" алып барды.
Бүген Әгерҗедә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән “Без бергә” радиомарафоны узды. Программага стартны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов бирде.
Ике ярым сәгатьтән артык вакыт дәвамында нон-стоп режимында проект кунаклары безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм сүзләрен әйттеләр.
Марафон барышында волонтерларны патриотик тәрбияләү һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләштеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннарыннан абруйлы фикерләре белән уртаклаштылар, Әгерҗе районында яшь армияче хәрәкәте белән таныштылар.
Видеотрансляция "Әгерҗе хәбәрләре" рәсми битендә ВК платформасында онлайн режимында алып барылды.