Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башлана. Шәһәр башкарма комитеты шәһәр учреждениеләренә һәм предприятиеләренә беркетелгән.

Традиция буенча ике айлык чорында өмәләр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уза.

Шулай ук гадәттәгечә Татарстан Республикасы Экология министрлыгы тарафыннан «Эковесна2023» конкурсы уздырыла. Конкурс алты номинация буенча узачак: иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, иң яхшы гаилә, иң яхшы предприятие, иң яхшы ишегалды, иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары.

Конкурста һәркемне дә актив катнашырга чакырабыз. Материалларны социаль челтәрләрдә #Эковесна2023 хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Бүген "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе дә өмәгә чыкты.

Коллектив ел саен өмәләрдә катнаша. Шешәләр, пакетлар, банкалар, кәгазьләр җыярга дигән әйбер бар. Өмәләр үткәреп, без территорияләрне чистартабыз гына түгел, ә үз үрнәгебез белән халыкка җәмәгать урыннарына сакчыл карарга кирәклеген күрсәтәбез, анда алар үзләре үк ял итәргә ярата бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International