Катгый тыюлар гамәлдә булачак
Татарстанда янгынга каршы махсус режимны иртәрәк, 17 апрельдән кертергә карар кылынды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул рәвешле, Министрлар Кабинетының 30 марттан яңа карары белән 17 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертергә карар кылынды.
Исегезгә төшерәбез, язгы-җәйге чорда янгын куркынычлыгы арту сәбәпле, республикада янгын куркынычы янаган торак пунктларда мангалларда, кыздыру урыннарында һәм башка янмый торган савытларда ачык ут кулланырга ярамый. Моннан тыш, балалар ялы оештырылган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары чикләрендә урнашкан икътисад объектлары янында ачык ут куллану тыела, дип хәбәр итә Татар-информ.
Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны һәм үләнне яндыру, шулай ук хәвефлелекнең 1сеннән 3 классына кадәр пиротехника куллану тыела.
Муниципалитетларда башкарма органнарга аларга буйсынучы объектларның территорияләрен чүп-чардан һәм кипкән үләннәрдән чистарту, шулай ук баланста булган су белән тәэмин итү чыганакларының төзек булуына һәм янгын куркынычы булган эшләр санын киметергә йөкләнгән.