Мәгариф ветераннары Иж-Бубый авылы тарихы музеенда булдылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Алар экспозицияләр белән таныша алдылар.

Педагог һәм остаз елына багышланган чаралар кысаларында 29 мартта Әгерҗе муниципаль районында мәгариф ветераннарының Иж-Бубый авылы тарихы музеена сәяхәте оештырылды. Бу хакта Әгерҗе районы Мәгариф идарәсе хәбәр итә.

Алар Иж-Бубый, мәдрәсә һәм аның җитәкчеләре Гобәйдулла, Мөхлис һәм Габдулла Бубыйлар, мари һәм татар халыклары көнкүреше, хәйрияче һәм меценат, новатор һәм һөнәрчелек оештыручы, сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов кебек тарихларга багышланган экспозицияләр белән таныштылар. Сәфәр ветераннарыбыз хәтерендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International