Армиягә чакыру турында нәрсә белергә кирәк
Колледжларны, техникумнарны тәмамлаучы һәм югары уку йортларына керергә планлаштыручы егетләрне кичектерү хокукына ия булырмы, дип сөйләде Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин. Бу хакта Татар-информ яза.
"Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" законы нигезендә, белем алганда хезмәткә чакырудан бары бер тапкыр гына кичектерү каралган иде.
"Шулай итеп, урта һөнәри белем алу өчен элек кичектерү бирелгән югары уку йортларына кергән гражданнар югары белем алу өчен кичектерү хокукына ия түгел, һәм алар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш", - дип сөйләде Погодин.
Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарга шулай ук ординатурада, аспирантурада уку өчен бер генә тапкыр кичектерү булырга мөмкин.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү хокукына ия һәм сәламәтлек торышы буенча яраклы яшь кешеләр медицина тикшерүенә чакырылмаячак. Алар тиешле кичектерүне бирү өчен чакырылыш комиссиясенә генә чакырылачак.