Әгерҗе шәһәрендә “Яшьләр дебатлары - 2023” узды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Төп тема - Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәш.

30 мартта ТР ӘМР "Яшьләр үзәге" МБУ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы яшьләр парламенты ярдәмендә "Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәш" дигән темага интеллектуаль-дискуссия уены уздырды.

Уенда 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Командаларны яшьләр парламенты рәисе, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы, шулай ук "Сезнең хокук" юридик фирмасы җитәкчесе Никитин Станислав Юрьевич һәм МГЕР җирле бүлекчәсе җитәкчесе Мостафина Карина Федоровна бәяләде.

Балалар бик актив булды, үз позицияләрен лаеклы якладылар, сораулар бирделәр, полемикага керделәр. Барысы да югары дәрәҗәдә узды.

Барлык командалар да Бердәм Россия Яшь гвардиясенең Әгерҗе җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International