Әгерҗе районында язгы кыр эшләренә керештеләр

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Игенчеләр ике атнага алданрак басуга чыктылар.

Әгерҗе районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Старт 31 март көнне “Нәүрүз” ширкәтендә бирелде. Көзге культураларны ашлау гадәттәгедән ике атнага иртәрәк башланды.

«Агрегат кырларда көзге культураларга минераль ашламалар кертә. Эш тәүлек буе диярлек булачак. Барлыгы 6 мең гектар уҗым культураларын тукландырырга кирәк. Шушы көннәрдә районга ашламалар кертү өчен тагын бер агрегат киләчәк», - диде үзенең рәсми аккаунтларында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Татарстан буенча барлык чәчү мәйданнары 2,7 млн. гектар тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә. Шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,6 млн. гектар чәчеләчәк, техник культуралар - 375 мең гектар, азык культуралары - 761 мең гектар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International