Татарстанда АПК оешмаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләүгә конкурс узачак

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Конкурста республика АПКсының иң күп баллар җыйган өч оешмасы җиңүче булачак


Татарстанда 3-7 апрель көннәрендә республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узачак.

Конкурста катнашучыларның эшләргә әзерлеген белгечләр һәм тармак җитәкчеләреннән һәр район өчен махсус төзелгән махсус комиссияләр бәяләячәк. 

Тикшерү көнендә барлык тракторлар тигез мәйданчыкта бер линейкага тезелергә тиеш. Барлык тракторчы-машинистларның да катнашуы кирәк. Машина-трактор паркының торышын бәяләгәндә дәүләт техник тикшерүен узу исәпкә алыначак,


Иң күп балл җыйган республика АПКсының өч оешмасы конкурста җиңүчеләр дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International