Чарада 5-11 сыйныф укучылары катнашты.
Бүген, 2023 елның 3 апрелендә, Сарсак-Омга лицеенда "Саннар дәресе" узды. Традиция буенча аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы үткәрде.
Чарада 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар барысы да интернетта куркынычсызлык белән бәйле файдалы белемнәр һәм киңәшләр алдылар. Цифрлы өлгергәнлек алуда мөһим адым ясадык. Дәрес темасы - "Смартфонда нәрсә яшеренә: мобиль янауларны тикшерәбез".