Ленар Нургаянов ТР Кубогына ике көнлек ярышларда җиңүчеләрне котлады

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Уеннар финалга кадәр мавыктыргыч булды.

Әгерҗе шәһәрендә Татарстан Республикасы кубогына 2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча ике көнлек ярышларга йомгак ясалды.

Анда Әгерҗе, Минзәлә, Менделеевск, Актаныштан килгән командалар катнашты. Уеннар финалга кадәр мавыктыргыч булды, дип хәбәр итә СШ "Боз сарае" Әгерҗе шәһәре


3 урынны Актаныш авылы "Иман" футбол командасы яулады.

Тренер Колчин Алексей Владимирович җитәкчелегендә Әгерҗе шәһәренең "Спутник" футбол командасы 2 урынны яулады.

Тренеры Идиятов Илдар Рамис улы җитәкчелегендә Әгерҗе шәһәренең "Локомотив" футбол командасы 1 урынны яулады.

Яшь спортчыларны бүләкләү тантанасында Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов катнашты һәм балаларга лаеклы грамоталар, медальләр, кубоклар тапшырды.

Көн шатлыклы нотада төгәлләнде, арыган-талган булса да, елмаю һәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Балалар тәҗрибә алды. Ә иң мөһиме - спорт ярдәмендә берләштеләр.

Искәртеп узабыз, Әгерҗе шәһәренең җәйге футбол манежында спортчылар өчен тренировкалар һәм ярышлар ел әйләнәсендә уздырыла.

Спорт объекты «Спорт - яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзүнең республика программасы кысаларында төзелгән, ул халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International