Указ 3 апрельдән үз көченә керде
Татарстанда СВОда һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр акчалата түләү турында указга үзгәрешләр кертелде. Бу хакта документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Үзгәрешләргә караганда, хәзер әлеге түләүгә хокук Запорожск өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә 2022 елның 30 сентябреннән һәлак булган хәрбиләр гаиләләренә хокуклы. Элегрәк түләү ДХР, ЛНР һәм Украина территориясендә 2022 елның 24 февраленнән башлап СВОда катнашучы гаилә әгъзасы һәлак булган очракта бирелгән.
Указ 3 апрельдән үз көченә керде. Акчалата түләү суммасы 2 миллион сум тәшкил итә.