Агеевның гәүдәсе эш урынында кичә кич белән табылган.
Иртән, 4 апрельдә, Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Денис Агеевның үлеме турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Эчке эшләр министрлыгында расладылар, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Агеевның гәүдәсе эш урынында кичә кич белән табылган. Аның янында табель пистолеты ята.
Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Агеевка 32 яшь иде. Ул 2022 елда Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеген җитәкли.
"Нурлат-информ" архивыннан фото.