Иртәгә Иж-Бубыйда VIII төбәкара укулар узачак

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Укуларда катнашучылар берничә секциягә бүленәчәк.

Әгерҗе районының Иж-Бубыйда иртәгә Буби мәгърифәтчеләре истәлегенә багышланган VIII төбәкара укулар узачак.

Традицион укуларда Әгерҗе, Удмуртия, Яр Чаллы, Казан һәм башка районнардан укытучылар һәм укучылар катнашачак.

Укуларда катнашучылар берничә секциягә бүленәчәк. Ә аларның эшләрен күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәялиячәк. Призерлар Диплом белән билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International