Татарстан югары уку йортларында яңа курс барлыкка киләчәк

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Курсны тыңлаучылар барлык белгечлекләрдәге яшь кешеләр булачак


Яңа уку елы башыннан Россия югары уку йортларында "Россия дәүләтчелеге нигезләре" дигән яңа курс кертеләчәк. Ул "Россия ДНКсы" проекты кысаларында РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм "Знание" Россия җәмгыяте ярдәмендә эшләнгән. 

Бу курс ярдәмендә студентлар үз иле тарихын яхшырак белә, хәзерге вакыйгаларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлый, шулай ук илнең киләчәге образын формалаштыра алачак.

Курсны тыңлаучылар барлык белгечлекләрдәге яшь кешеләр булачак. Дәресләрдә интерактив дәресләр, экскурсияләр һәм эшлекле уеннар файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International