Әгерҗе районына аккошлар-шипуннар кайтты

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кош Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән


Бу язда Татарстанга күпләп аккошлар-шипуннар кайта, бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Әгерҗе районында, шулай ук Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Ютазы, Баулы, Актанышта һәм республиканың башка районнарында аккошлар-шипуннарын күргәннәр. Еш кына аккошлар тын сулыклар сайлый, анда алар җәйне үткәрә һәм нәсел чыгара алачак. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кош Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. 

Фото: ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International