Укуларда катнашучылар берничә секциягә бүленәчәк.
Бу минутларда Әгерҗе районының Иж-Бубые мәгърифәтчеләр Буби истәлегенә багышланган VIII төбәкара укулар ачылды.
Кунакларны район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев сәламләде.
"Кеше карашын формалаштыруда һәм үстерүдә мохит, якын тирәлек, тәрбия мөһим. Үткәндәге тәҗрибә искиткеч зур һәм бәяләп бетергесез. Аның киләчәк буыннар өчен әһәмияте тарихның ни өчен кирәклеген күрсәтә. Вакыйгалар турында уйларга, аларны анализларга, мәгълүматны «кайнатырга» һәм бары тик шуннан соң гына, инде булган тәҗрибә нигезендә, әлеге тәҗрибәне тикшерергә, киләчәккә максатчан план төзергә", - дип билгеләде ул, укуларда катнашучыларга уңышлар теләп.
Традицион укуларда Әгерҗе, Удмуртия, Яр Чаллы, Казан һәм башка районнардан укытучылар һәм укучылар катнашачак.
Укуларда катнашучылар берничә секциягә бүленәчәк. Ә аларның эшләрен күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәялиячәк.
Призерлар Диплом белән билгеләп үтеләчәк.