Минераль ашламалар белән тукландыру актив рәвештә дәвам итә.
Район кырларында уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру актив рәвештә дәвам итә.
Әлеге эшкә “Нәүрүз“ ширкәтендә 31 мартта старт бирелде. Бүгенге көнгә көзен чәчелгән 5700 гектар бөртеклеләр мәйданының яртысыннан күбесендә эш төгәлләнде.
Ширкәттә бу атнада дым каплатуга да керештеләр. Тракторлар Кырынды басуларында эшлиләр.
“Тугызбуй“ агрофирмасы басуларында да уҗымнарны тукландыру һәм дым каплату оешкан төстә алып барыла. Салагыштан фермер Марат Мөхәммәдиев һәм Пеләмештән М.Ибраева хуҗалыклары да бу атнада тырмага чыктылар.