Быелдан башлап вакыйга гомумфедераль дәрәҗәдә уздырыла
Рәис Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыдагы алдынгы инженерлык мәктәпләренең семинар-киңәшмәсендә барлык катнашучыларны «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum-2023» XIV халыкара форумына килергә чакырды. Быел ул 18-19 майда узачак.
Республика җитәкчесе искәрткәнчә, быелдан әлеге вакыйга гомумфедераль дәрәҗәдә үткәрелә. Оештыру комитеты рәисе - Марат Хөснуллин.
«Әлбәттә, безнең элемтәләрнең крены икенче якка күчерә, ислам дөньясы илләре ачык, һәм без алар белән актив эшлибез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.