Татарстанда 72 елдан соң яңа температура рекорды теркәлгән

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Термометр баганасы +16,7 градуска кадәр күтәрелгән

Кичә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге температура рекордын теркәгән. «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, термометр баганасы +16,7 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу көнне иң югары һава температурасы 1951 елда теркәлгән, ул вакытта +16,6 градус җылылык булган.

Чыганак 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International