7 малай һәм 5 кыз
ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, мартта Әгерҗе районында 12 бала туган: 7 малай һәм 5 кыз. Районның 46 кешесе үлде.
10 пар өйләнешкән, 11 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: узган елның мартында 13 бала туган, 36 кеше үлгән, 8 пар никахлашкан, 7 гаилә таркалган.