Алар бердәм команда белән өмәгә җыелдылар.
Пелемеш авылы халкы бердәм команда булып өмәгә җыелды. Барлык катнашучыларга да рәхмәт. Ярый әле, һава торышы безгә эшләргә мөмкинлек бирә. Ирләр безгә чәй эчәргә дип өстәл әзерләделәр, ә учакта үлән чәе хуш исле. Шимбә көнне зур өмә булачак, чөнки ял көннәрендә яшьләребезне көтәбез, дип хәбәр итә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ирина Осипова.
Искәртәбез, «Семык-2023» мари мәдәнияте бәйрәме Әгерҗе районы Пелемеш авылында 3 июньдә узачак. "Семык - 2023" дә Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм Марий Эл Республикасы башлыгы Юрий Зайцев булыр дип планлаштырыла.