Медицина хезмәткәрләре әгерҗелеләргә сәламәтлекләрен саклау ысуллары турында искәрттеләр

2023 елның 7 апреле, җомга

Җәмәгать акциясе узды.

Бүген Әгерҗедә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акция узды. Ел саен, 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оештырыла. Хәзер аның әгъзалары булып дөньяның 194 дәүләте тора

.

Акция кысаларында профилактика кабинеты шәфкать туташлары Лидия Нуриева һәм Анна Третьякова шәһәр халкына һәм кунакларына мәгълүмати листовкалар тараттылар, сәламәтлекне саклауның төп ысуллары турында сөйләделәр һәм ел саен күкрәк ячейкасы органнарын флюорографик тикшерү, диспансерлаштыру һәм һөнәри карау узу кирәклеге турында искә төшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру үтү өчен агерҗелеләргә үзәк район хастаханәсенең 206 нчы кабинетына, авыл халкына – Красноборск участок хастаханәсенә, үз табиб амбулаторияләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International