«Тугызбуй» агрофирмасында арпа чәчү башланды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Хәерле сәгатьтә!

Бу эшкә “Нәүрүз” ширкәтендә 31 мартта старт бирелде. Бүгенге көнгә көзге чәчү 5700 гектардан артык мәйданда тәмамланган.

Бу атнада җәмгыятьтә дым капларга керештеләр. Тракторлар Кырым кырларында эшләгән. «Тугызбуй» агрофирмасы кырларында уҗымнарны тукландыру һәм дым каплату оешкан төстә алып барыла. Бу атнада тырмалау Пелемешта салауш фермеры Марат Мөхәммәдиев һәм эшкуар Мария Ибраева кырларында башланды.

Редакциядән: бу номер матбугатка әзерләнгәнче, “Тугызбуй” агрофирмасында арпа чәчүгә керештеләр. Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International