Фестиваль бүген Ижауда узды.
Бүген Ижауда «Йолдызлар династиясе» халыкара фестиваль-конкурсы узды. Анда талантлы яшь әгерҗелеләр дә катнашты.
Әгерҗе районы данын "We Dance" хореография коллективы һәм район Мәдәният йорты (җитәкчеләре Элина Мостафина, Марсель Муллахмәтова) яклады.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- Беренче дәрәҗә дипломант булган «Вечерка» исемле өлкән төркем.
- "Не малявка" номеры булган уртача төркем - 2 нче дәрәҗә Лауреат
- «Эх сез матур кызлар» дигән урта төркем - 2 нче дәрәҗә лауреат
- "Страна чудес" номеры булган өлкән төркем - 1 нче дәрәҗә Лауреат.
.jpeg)