Уен шәһәр мәктәпләре арасында узды.
8 апрельдә "РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәр мәктәпләре өчен 2нче урта мәктәп базасында "Аҗаган-2023" хәрби-патриотик уены узды.
Ярышларда катнашучыларны полиция башлыгы Рифат Мөхәммәтҗанов һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Любовь Ершова сәламләде, алар ярышларда катнашучыларга башлангыч хәрби әзерлектә тулы дәрәҗәдә осталыкларын күрсәтергә теләделәр.
Барлык командалар да этапларны бик лаеклы үттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча, кискен көрәштә, өстәмә сынауга кадәр, 1 нче гимназия командасы җиңде, икенче урында - 2 нче мәктәп; өченче урында - 3 нче мәктәп командасы.