Татарстанлыларның гомуми бурычы 100 миллион сумнан артык тәшкил итте

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Ел башыннан приставлар фирмалардан хезмәт хакы буенча 32 млн нан артык бурыч түләткән
Ел башыннан Татарстанда суд приставлары бүлекчәләрендә хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү турында ике меңгә якын производство булган. Бу хакта ТР буенча суд приставлары идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Бурычның гомуми суммасы 100 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Өч ай эчендә приставлар татарстанлыларга 32,5 миллион сумлык хезмәт хакы алырга ярдәм итте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International