Бүген Бөтенроссия язылу декадасы башланды. 20 апрельгә кадәр республика халкы «Татмедиа» АҖ газеталарына һәм журналларына 13%ка кадәр ташлама белән языла ала.
Укучыларга «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» журналлары, «Казан» шәһәр журналы һәм «Казан ведомосте» газетасы, «Татарстан» журналы, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итәләр.
Моннан тыш, «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» кебек татар балалар басмаларына да махсус бәя белән язылырга мөмкин.
Газета һәм журналларга язылу барлык почта бүлекчәләрендә дә рәсмиләштерелә. Шулай ук «Татмедиа» АҖендә сайтта онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин.
Telegram-каналда иң мөһим "Татар-информ"ны күзәтегез. Иң мөһиме, шулай ук безне "Дзен"да укыгыз
Төгәлрәк: https://www.tatar-inform.ru/news/do-20-aprelya-tatarstancy-mogut-podpisatsya-na-izdaniya-tatmedia-so-skidkoi-do-13-5902265