Яз җитүгә хайваннар һәм үсемлекләр генә уянмый. Кеше шулай ук көч ташкынын сизә. Бу вакытта эш шактый күп. Беренче чиратта беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк. Торак пунктларны чистарту икеайлыгы кысаларында безнең җирлектә санитар-экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар башланды. Йорт яны территорияләрен, су объектларын, автомобиль юллары буйларын җыештыру башланды. Һәр оешма һәм һәр гаилә эшкә актив кушылды.
.jpg)
.jpg)