200 млн бүлеп инде 2023 елда.
Әгерҗедә инженерлык челтәрләренә алмашка якынча 400 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гомуми суммадан 200 млн ны инде 2023 елда һәм тагын 195 млн - 2024 елда бүлеп бирәләр.
Торба үткәргечләрнең гомуми озынлыгы ике ел эчендә 34 км тәшкил итәчәк, шуларның 15ен агымдагы чорда алыштырачаклар.
Болар барысы да 2023-2024елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа ярдәмендә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, программа РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Төзелеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. 80 төбәк программасы параметрларын раслаган инде. Барлыгы бу максатларга 2023-2024 елларга 130 миллиард сум планлаштырылган.
Һәр төбәк территориясендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча комплекслы план эшләнәчәк. Шул исәптән, ул су объектларын савыктыру буенча чараларда булачак.