Рифат–Гөлнара Сәлимгәрәевлар: Рамазан аен сагынып көтеп алабыз

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

1995 елдан бирле алар бергәләп ураза тоталар.

Рамазан аен сагынып көтеп алабыз

Әнә шулай диләр Хор.Ключта гомер кичерүче Рифат–Гөлнара СӘЛИМГӘРӘЕВлар. 1995 елдан бирле алар бергәләп ураза тоталар. 14 яшьтән кызлары Миләүшә һәм Гүзәл, 13 яшьтән Исламия дә әти-әнисенә кушыла. 

Факия әбисенең намаз укыганы, төннәр буе дисбе тартканы Рифат күңелендә балачакның бер манзарасы булып саклана. Уразайдагы Маһирә әбисе дә, Факия әбисе кебек, Коръәнне еш кулына алган. 

Башка мәхәлләләр белән беррәттән Кырындыда да мәчетләр төзелеп, халык дингә ныклап тартыла башлагач, Рифат ураза тота башлый, җәмәгате Гөлнара да аңа кушыла. Китаплардан укып намаз уку тәртипләрен өйрәнәләр. 

Кырындыдагы мәчеттә балалар өчен дә дини гыйлем өйрәтелә башлагач, олы кызлары Миләүшә намаз укырга өйрәнә, гарәп телен үзләштереп Коръән укый башлый. 12 яшьтән кызлары намазга басканнан соң Рифат башта үзе, ә ике елдан җәмәгате Гөлнара да намазны тулысынча – биш вакыт укый башлыйлар.

Кызлары Гүзәл дә – 12, Исламия 7 яшьтән намазга басалар.

Рифат газ бүлү станциясендә оператор булып эшли. Авыл зиратын тәртиптә тоту да – аның җаваплылыгында. Зур агачларны кисү, үләннәрне чабу, коймаларны буяу – барысы да вакытында башкарыла.  Авылдашлары Коръән ашларына да еш дәшәләр. Аларын да тәртип белән алып бара: үтемле вәгазьләр сөйли,

Коръән укый. Хор.Ключта Бөек Җиңү бәйрәменә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларда сугышта һәлак булган әрвахларның рухларын шатландыру өчен Коръән укып, дога кыла.

Абзарларында сыер да, үгезләр дә, бозау да бар. Киң-иркен йортларының һәр почмагында хуҗаның булдыклылыгы, хуҗабикәнең уңганлыгы күренеп тора.

Хуҗабикә – чәкчәк пешерү остасы да. Ат итеннән үзләре әзерләгән казылык та бар табында. Гомумән, хәләл ризык белән туклануга зур игътибар бирәләр бу гаиләдә. Дини чараларда катнашумы, бал кортлары караумы, Аллаһ йортына барумы, Хаҗ сәфәре кылумы – алар һәрчак бергә. Миләүшәләренең матур гаиләсенә, Гүзәлнең университетта тырышып белем алуына, 10 сыйныфта укучы Исламиянең яхшы билгеләренә сөенеп яши бәхетле ата-ана.

– Кеше өчен иң зур нигъмәтләрнең берсе – күңел тынычлыгы. Динебез безгә шуны насыйп итте, –  диләр, шөкер итеп.

Ә иң зур куанычлары – Кырындыдагы ике мәчеттә дә биш вакыт азан яңгыравы, шәригать кануннары буенча яшәүче дин кардәшләренең күплеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International