Әңгәмә барышында 9 класс укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерделәр.
10 апрель көнне 4 нче мәктәп базасында юл травматизмын кисәтү буенча профилактик әңгәмә узды.
Әңгәмә барышында 9 класс укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләре, яктылыкны саклаучы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында йөртү кирәклеге турында искә төшерделәр.
Яр Чаллы шәһәрендә ТУ профилактикасы бүлеге начальнигы Тимкина Раушания һәм районның әйдәп баручы белгече балаларга, әгәр яктылыкны саклаучы булмаса, фонарьтан файдаланырга, юлны дөрес аркылы чыгарга кирәк, якынлашып килүче автомобильләр булмауга инанып, транспорт агымына каршы барырга, тротуар булмаса, юл буйлап йөрмәскә кирәк, дип сөйләделәр.