Җитәкчеләр Боз сараеннан Стадионга кадәр уздылар.
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов Әгерҗедә чираттагы җәяүле киңәшмә үткәрде. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә хәбәр итте.
"Эш көнен Әгерҗебез урамнары буйлап тагын бер "Пешек планерка" белән тәмамладык.
Боз сараеннан Стадионга кадәр бардылар. Эшләр күп: тротуарларны, юл өслекләрен, биналарның фасадларын, объектларны һәм аның янындагы территорияләрне тиешле хәлгә китерү буенча. Шәһәрнең матур, күркәм кыяфәте булса, үзебезгә дә күңелле булыр.
Барлык бинаның милекчеләрен һәм хуҗаларын, участокларны төзекләндерү эшенә актив кушылырга һәм үз территорияләрен тәртипкә китерергә чакырам.
Моңа аерым игътибар биреләчәкбез!" - дип язган Ленар Фәридович.