Катнашучыларның табиб-эндокринологка сораулар бирү мөмкинлеге булачак
Иртәгә, 13 апрельдә, 14.00 сәгатьтә "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" ДАССУ поликлиникасында сәламәтлек мәктәбе кысаларында дәресләр узачак. Дәрес темасы - "Калорияләрне санау атнасы".
Укуны табиб-эндокринолог Шаймуллина Светлана Андреевна үткәрәчәк. Чара азагында катнашучыларны кызыксындырган сорауларны табиб-эндокринологка бирү мөмкинлеге булачак.