Санитар-экология икеайлыгы дәвам итә
Бу җомгада район җитәкчелеге, Иҗтимагый совет, оешмаларга хезмәт күрсәтүче барлык хезмәт коллективлары, депутатлар корпусы һәм шәхси эшмәкәрләр катнашында массакүләм гомумшәһәр өмәсе узарга тиеш иде. Һава шартларына бәйле рәвештә ул 20 апрельгә күчерелә.
20 апрель көнне 13.00 сәгатьтә чистарту эшләре Кече Пургидан алып Островский урамына кадәр аралык юлында башлана. Шулай ук өмә Ометов урамында узачак.
Халыкны территорияләрне чистартуда актив катнашырга чакыралар.