Паспортларны тапшыру тантанасында яшь гражданнар, ата-аналар һәм туганнары катнашты.
12 апрель көнне “Без - Россия гражданнары” акциясе кысаларында Әгерҗе шәһәренең ЗАГС бүлегендә 14 яшькә җиткән егетләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Паспортларны тапшыру тантанасында яшь гражданнар, ата-аналар һәм туганнары катнашты.
Паспортны яшь әгерҗелеләргә ЗАГС бүлеге җитәкчесе - Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы, Яшьләр үзәге директоры - Михеева Марина Владимировна, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Шадрина Елена Рафаэлевна тапшырды.
Кунаклар балаларны паспорт алуы белән котлады - бу өлкәннәр тормышына беренче җитди адым, бирелгән документка сак карарга һәм Россия Федерациясе гражданы исемен югары күтәрергә теләделәр.
Соңыннан укучылар Әгерҗе җирле бүлегеннән һәм ЗАГС бүлегеннән зур булмаган бүләк алдылар.