Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы көне билгеле

2023 елның 14 апреле, җомга

Никах мәҗлесенең Карамалы-Гобәйдә, яки Чишмәдә булуы ихтимал.

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның никахы кайчан булачагы билгеле булды. Иҗади парның никах мәҗлесе шушы ялларга планлаштырылган. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр иткән, дип яза Интертат.

«Никах кайчан?» –  дип сораган язылучысына Ришат: «Тагын 4 көн калды», - дип җавап кайтарган. 

Сторисларыннан күренгәнчә, Ришат белән Алия туган яклары Башкортстанга кайтты. Никах мәҗлесенең Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган яклары – Чишмәдә булуы ихтимал. Күптән түгел Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе Айгөл дә язылучыларына абыйсы белән Алиянең никах мәҗлесе иң якын кешеләре әйләнәсендә  узачагын сөйләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International