Мондый язны күргәнебез юк иде әле.
Бу атнада игенчеләр арпа чәчүгә тулысынча керештеләр.
Узган ел районда бөртеклеләрне чәчү 25 апрельгә якын башланды. Быел бу кампания нәкъ ике атнага иртәрәк башланды. Әгәр уҗымнарны тукландыру һәм кырларда дым каплату март ахырыннан алып барылса, бу атнада игенчеләр арпа чәчүгә керештеләр.
- Мондый язның булганы юк әле, - диләр “Нәүрүз” ширкәтеннән Алмаз Шәйхуллин һәм “Тугызбуй” агрофирмасыннан Илнур Әхмәдиев. - Быел ул бик иртә килде. Кар бик тиз эреде. Апрель башы рекордлы җылы көннәр белән билгеләнде. Синоптиклар сүзләренчә, мондый яз йөз тапкыр гына була. Гомумән алганда, кыр эшләре өч атнага иртәрәк башланды.
Яз көне һәрбер сәгать тә түгел, һәр минут кадерле. Бигрәк тә бу язда. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына җирдә дым булганда чәчү эшләрен кыска срокларда төгәлләү бурычын куябыз, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин.
Төгәлрәк 2023 елның 14 мартындагы "Әгерҗе хәбәрләре" материалында укыгыз