Ишегалларны төзекләндерү проектлары әзер.
Быел районда республика программасы буенча сигез күпфатирлы йортның ишегалды территорияләре төзекләндереләчәк. Өчесе - Әгерҗедә, бишесе - Кызыл Борда. Бу көннәрдә программаны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар торакчыларны инде әзер проектлар белән таныштыра.
«Безнең ишегалды» республика программасы 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча старт алды. Беренче елда Әгерҗедә ун ишегалды территориясе заманча төс алды. 2021 һәм 2022 елларда биш ишегалды территориясе төзекләндерелде. Быел тагын сигез күпфатирлы йорт территориясендә ремонт эшләре башкарылачак.
- Күпфатирлы йортлар Әгерҗедә генә түгел, авыл җирлегендә дә бар. Шуңа күрә быел без бу программага Кызыл Борда урнашкан йортларны да кертү бурычын куйдык, - ди шәһәр башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Марина Баранова.
Программа үз эченә нәрсә ала соң? Йорт яны территориясен ремонтлау, тротуарлар төзү, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, яктырткычлар урнаштыру, балалар уен комплекслары, парковка урыннары булдыру һәм башкалар. Шунысы игътибарга лаек, төзекләндерү буенча эшләр халык фикерен исәпкә алып алып алып алып алып барыла. Районда әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар башта ишегалларын төзекләндерергә тиешле йортларда яшәүчеләр белән очрашып, тәкъдимнәр җыйдылар.
- Проектлар халык фикерен исәпкә алып эшләнгән. Үткән атнада без тагын бер кат күпфатирлы йортлар территорияләрендә очрашулар үткәрдек һәм халыкны әзер проектлар белән таныштырдык, - диләр белгечләр.
Узган атнада мондый очрашу Гагарин урамындагы 12 һәм 14 номерлы йортлар территориясендә узды. 14 нче йорт советы әгъзалары Юлия Миряева, Фаина Нелюбина, Альмира Зуева, Алла Хисмәтуллина һәм аларның җитәкчесе Нәзирә Гарифуллина чараны башлаганчы ук килгәннәр. Алар яшәүчеләрнең активлыгы, күптән түгел уртак өмә турында сөйләделәр.
Ишегалдын төзекләндерүгә килгәндә, биредә өстәмә яктырту урнаштырылачак, йортлар арасындагы тротуарлар һәм 14 нче йортка керү юллары киңәйтеләчәк.
Халык белән очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов, идарәче компания директоры Андрей Дарцаев катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр.
Йортлар буенча өлкәннәр Алена Богомазова һәм Нәзирә Гарифуллина, йортта яшәүчеләр исеменнән килешеп, үз имзаларын куйдылар. Димәк, тиздән ремонт эшләре башланачак.
2023 елда "Безнең ишегалды" программасына кертелгән ярдәмче территорияләр:
Әгерҗе шәһәрендә:
Гагарин ур., 12, 14
Ометов ур., 1, 3
Заводская ур., 47А, 47Б, 47В
Кызыл Борда:
Яшьләр ур., 3
Маркин ур., 21, 23
Маркин ур., 26
Маркин ур., 37.
Маркин ур., 38.