Әгерҗедә беренче тапкыр һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Республикада бары тик шушы уку йортында гына вагоннарны караучы-ремонтлаучыларны өйрәтәләр.

Әгерҗедә, агросәнәгать көллияте филиалы базасында беренче тапкыр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды - «Вагоннарга хезмәт күрсәтү һәм ремонт» компетенциясе буенча. Анда филиалның биш студенты уңышлы чыгыш ясады.

- Чемпионатта катнашу өчен вагоннарны караучы-ремонтчыларда укучы тырыш егетләр тәкъдим ителде. Безнең өченче курсташларыбыз Рамил Исмәгыйлев һәм Владимир Красноперов, икенче курс студентлары Олег Егоров, Вячеслав Кирпичиков һәм Артем Тронин бик теләп ризалаштылар. Аларны җитештерү белеме осталары йөзендә эксперт-остазлар чемпионатка әзерләгәннәр. Эксперт төркеме балаларның практик эшне ничек башкарулары буенча белемнәрне, күнекмәләрне һәм хезмәт функцияләрен бәяләде, - дип сөйли уку-җитештерү эше буенча филиал директоры урынбасары Наталья Нәфыйкова, ул шулай ук эксперт төркеменә керде.

Әлеге компетенция буенча чемпионатның төбәк этабын Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалына үткәрү ышанып тапшырылуы очраклы хәл түгел. Республикада бу уку йорты гына вагоннарны караучы-ремонтлаучыларны өйрәтә.

Биш көн дәвамында конкурсантлар модульләр буенча биремнәр үтәделәр: вагонның төеннәрен һәм детальләрен карау һәм диагностикалау, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү, автотормозларга хезмәт күрсәтү, технологик документация эшләү, стандарт булмаган ситуацияләрдә эш. Биремнең бер өлеше филиалда, бер өлеше предприятиедә башкарылды. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча видеофильм әзерләнгән иде.

Төгәлрәк 2023 елның 14 мартындагы "Әгерҗе хәбәрләре" материалында укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International