Әгерҗе районында тизлекне үлчәү комплексын зарарлаган өчен хөкем карары чыгарылды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ ҖК 167 маддәсенең 1 өлешендә (башкаларның милкенә аңлы рәвештә зыян китерү), 119 маддәсенең 2 өлешендә (кеше үтерү белән янау)каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 04 сентябрендә көндез гаепләнүче исерек хәлдә "Лада Гранта" автомобиле белән идарә иткән. Әгерҗе районы территориясендә «Псеево-Крынд» автомобиль юлында туктап, ир-ат машинадан балта алып, юл читендәге тизлекне үлчәү комплексына суга.

Аннары ул янәшәсендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең хезмәткәре янына китә һәм үтерү белән янавын белдереп, аны юлның шушы участогыннан китәргә мәҗбүр итә.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.

Суд аны 1 ел һәм 10 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә җәзага хөкем итте. Шулай ук суд тизлек үлчәү комплексы милекчесенә матди зыянны каплау турындагы дәгъваны канәгатьләндерде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International